Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 1, 2, 3, 4, 5, 6 8 нче гыйнвар – Яңа ел каникуллары, 7 нче гыйнвар – Раштуа бәйрәме – эшләми торган бәйрәм көннәре булачак.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2021 елда ял көннәрен күчерү турында»гы 2020 ел, 10 октябрь,1648 номерлы карары нигезендә 2021 елда эшчеләрнең ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатыннан 3 нче гыйнвар якшәмбедән ял көне 31 нче декабрь җомгага күчерелә.
2022 нче елда эшләми торган бәйрәм көннәре 1 һәм 2 гыйнвар ял көннәре белән туры килә. РФ Хезмәт кодексының 112 ст. 2 нче өлеше нигезендә, 2022 елда хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатыннан, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2022 елда ял көннәрен күчерү турында» 2021 ел,16 сентябрь, 1564 номерлы карары нигезендә ял көннәре күчерелә:
1 нче гыйнвар шимбәдән 3 нче май сишәмбегә;
2 нче гыйнвар якшәмбедән 10 нчы май сишәмбегә.
Шулай итеп, 2021 елның декабрендә – 2022 елның гыйнварында биш көнлек эш атнасында 31 декабрь, 1-9 гыйнвар көннәре ял көннәре булып санала.