Аксубайда район башлыгы һәм «Ритэк» нефть компаниясе Чыршы бәйрәме узды

2021 елның 25 декабре, шимбә

Быел район башлыгы Чыршысы «Ритэк» нефть компаниясе Чыршысы белән берләште һәм тагын да колачлырак узды.

Бәйрәм тамашасында 150 бала – мөмкинлекләре чикле балалар, тәрбиягә бала алган гаилә балалары, талантлы, укуда, спортта һәм җәмәгать тормышында актив балалар катнашты.

– Залда бүген районның иң яхшы балалары җыелды. Сез – отличниклар, сез – спортчылар, сез – активистлар, – дип сәламләде балаларны район башлыгы Камил Гыйлманов. – Менә дигән кыш, кар бар, Кыш бабай, Кар кызы бар, чыршы бар һәм барысы да үз чиратлары белән бара. Әмма иң мөһиме – алда каникуллар, ял итәргә, чаңгыда, тимераякта шуарга мөмкин.

Район башлыгы, гомумән алганда, район өчен елның ничек үтүе турында сөйләде, районның киләчәге, һичшиксез, хәзерге балалар кулында, дип билгеләп үтте. Ул бәйрәм чарасында катнашучыларга укуларында, спортта уңышлар теләде.

«ТатРИТЭКнефть» компаниясе исеменнән балаларны директор ярдәмчесе Фәнис Сибгатуллин котлады. Нефть компаниясенең безнең район белән яхшы партнерлык мөнәсәбәтләре урнашкан. «ТатРИТЭКнефть» социаль проектларга, бюджет учреждениеләренә грант ярдәме күрсәтә. Хәйрия һәм иганәчелек ярдәме ¬ «Ритэк» социаль юнәлешле компаниясе эшендә иң мөһиме. Моның өчен район башлыгы Камил Гыйлманов Фәнис Сибгатуллин аша нефть компаниясе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Быел 400 малай һәм кыз район башлыгы һәм «ТатРИТЭКнефть» компаниясе исеменнән шәхси бүләкләр алды. Ковидка бәйле барлык саклык чараларын үтәү аркасында чыршы бәйрәменә чикле санда гына кеше чакырылган иде. Тик бәйрәмгә һәм сюрпризларга бернинди вирус та комачауламады.

Россиядә быел «Пушкин картасы» проекты эшли башлады һәм Аксубай районы аны тормышка ашыру кысаларында чаралар үткәрү буенча лидерлар рәтендә тора. Үзәкләштерелгән клуб системасы җитәкчесе Ольга Копанева, балаларны сәламләп, Мәдәният елына йомгак ясады. Районның төп чыршысында «Пушкин картасы» проектында иң актив катнашучы Никита Винокуровны бүләкләделәр. Аңа велосипед тапшырылды. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Грамотасы белән – стандарт булмаган фикерләү, интеллектуаль үсеш һәм иҗади сәләтләр өчен Филипп Сетров бүләкләнде.

Төп чыршы бәйрәмдә катнашучыларны котлап, бүләкләр тапшырып кына калмадылар, ә район мәдәният бүлегенең талантлы артистлары, яшь талант ияләре аларны Яңа ел тамашасы белән дә шатландырдылар. Бәйрәмдә катнашкан барлык балалар һәм шулай ук тамашачылар да, оештыручылар һәм иганәчеләрдән бик күп тәэсирләр һәм татлы бүләкләр алдылар.

Тулырак: http://aksubayevo.ru/news/sogy-yaalyklar/aksubay-rayonynda-rayon-bashlygyny-chyrshy-byrme-uzdy

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International