11 нче сыйныф укучылары йомгаклау сочинениесенең (иншасының) нәтиҗәләре расланды

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

Аксубай районы территориясендә барлыгы 11 нче сыйныфның 105 укучысы йомгаклау сочинениесенә (иншасына) теркәлгән. 2021 елның 1 декабрендә йомгаклау сочинениесендә районның гомуми белем бирү мәктәпләренең 104 укучысы, йомгаклау иншасында 1 укучы катнашты.

Унберенче сыйныф укучылары үз мәктәпләрендә нәтиҗәләрне белә ала. Катнашучылар тарафыннан әлеге йомгаклау сочинениесен сайлап алу нәтиҗәләре тәкъдим ителгән биш теманың бишесе дә катнашучылары тарафыннан сайлануын күрсәтте. Катнашучыларның күбесе «Произведение какого писателя (композитора, режиссёра) я бы порекомендовал своим друзьям?» темасына  - 46 кеше (44,23%). «В чём может проявляться любовь к своему отечеству?» - 28 кеше (26,92%), «Когда слово становится преступлением?» - 14 кеше (13,46 %), «Почему людей привлекает идея путешествия во времени?» - 13 кеше (12,50 %), «Согласны ли Вы со словами А.А. Вознесенского: «Все прогрессы реакционны, если рушится человек»?» - 3 кеше (2,88 %).

Муниципаль комиссия тарафыннан йомгаклау иншасын тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык 105 катнашучы да «зачет» алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International