Хөрмәтле гражданнар!
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 29 декабрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Россия ГТХМның Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булдырырга киңәш ителә. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тоткарлаган вакытта берничә тапкыр тормозга басарга, кисәтү сигналы бирергә кирәк.Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет кулланырга. Ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
-урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
- урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;
- машиналар күп йөргән урыннарда, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр юлларынан файдаланырга кирәк;
- хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска.
- игьтибар белән хәрәкәт итәргә;
- югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә. Хәрәкәтчән хәрәкәтле урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшүләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә.
Игътибарлы һәм сак булыгыз !!!
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия ГТХМның ТР буенча баш идарәсенең «Ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96.