Шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясеннән Олег Морозов балаларга татлы җыелмалар сатып алды. Аларны бик авыр тормыш хәлендә калган балалар алачак.
- Барлык балалар да Яңа елга бүләкләр көтә. Шуңа күрә социаль яклау бүлеге ел саен авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә татлы бүләкләр бирергә тырыша, – ди Аксубай районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева.
«Назлылык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре инде балаларга бүләкләр тапшыра башладылар. Күпләр район Башлыгы чыршысында пакетлар алды, шулай ук балаларны өйләренә алып киләләр, әти-әниләр аларны социаль яклау бүлегендә алалар.