31 декабрь көнне Аксубайда массакүләм Яңа ел бәйрәме узды

2021 елның 31 декабре, җомга

Бәйрәм алдыннан ТР Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйлманов халык адресына иң җылы теләкләрен җиткерде,

Халыкны Кыш Бабай белән Кар Кызы котлаулары, матур итеп бизәлгән чыршы тирәли массакүләм әйлән-бәйлән көтте. Район мәдәният йортының иҗат коллективы искиткеч концерт программасы һәм Яңа ел дискотекасы турында кайгыртты.

Яңа елга барлык оешмалар һәм предприятиеләр дә яхшы әзерләнгән. Үз территорияләрен кар һәм боз фигуралары белән бизәделәр, төнге иллюстрацияләр белән аерылып торды. Призер-оешма җитәкчеләрен төп сәхнәдә бүләкләделәр. Бәйрәм кунаклары чыршы тирәли Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән әйлән-бәйлән әйләнделәр, конкурсларда катнаштылар, җырладылар, биеделәр, теләкләр әйттеләр һәм ,әлбәттә, бер-берсен Яңа ел белән котладылар. Кичке унда Аксубай өстендәге күк Яңа ел салюты залплары белән балкыды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International