Өстәл теннисы ярышларына йомгак

2022 елның 5 гыйнвары, чәршәмбе

2022 елның 5 гыйнварында спорт декадасы кысаларында «Яшьлек» УСЗ» МБУдә Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт иткән ир-атлар арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды.

Ярышларның баш хөкемдары-Николай Камбулов.

20 яшьтән 55 яшькә кадәрге ир-атлар арасында уеннар нәтиҗәләре буенча алтын медальне Николай Камбулов (РВСН) яулады, көмеш медаль Александр Петров (РВСН) кулында булды, бронза медальне Александр Жарков (Чик буе гаскәрләре) яулады.

56 яшьтән өлкәнрәкләр арасында беренче урынны Фянис Низаев (РВСН), 2 урынны Александр Перепелкин (ПВО), 3 урынны Владимир Иванов (Танк гаскәрләре) алды.

Җиңүчеләр һәм призерлар район Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International