Хөрмәтле Аксубай районы халкы! Сезне чын күңелдән якты Раштуа бәйрәме белән котлыйм!

2022 елның 7 гыйнвары, җомга

Бу бәйрәм йөрәкләрне якты хисләр белән тулыландыра, гаиләгә мәхәббәт, игелек һәм шәфкатьлелек китерә. Элек - электән бөтен христиан дөньясында Раштуаны иң шатлыклы һәм рухи бәйрәм - өмет, тынычлык, бәхет һәм татулык символы буларак хөрмәтлиләр. Шуның белән бергә, бу тормышка, эш-гамәлләргә аеруча игътибар белән карарга мәҗбүр итә торган мөһим вакыйга. Киләчәк тантана сезнең йөрәкләрегезне җылылык, ышаныч һәм шатлык белән тулыландырсын.

2022 елда һәр йортта муллык булсын, ә эшләргә уңышлар юлдаш булсын! Һәр гаиләдә иң якты хыяллар һәм теләкләр тормышка ашсын, бары тик якты һәм шатлыклы вакыйгалар гына булсын! Аксубай районында яшәүчеләргә нык сәламәтлек, бәхет һәм күңел тынычлыгы телим!

 

К. К. Гыйлманов, Аксубай муниципаль районы башлыгы

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International