Хөрмәтле гражданнар!
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдән 2022 елның 8 гыйнварында 18 сәгатьтән 9 гыйнвары 9 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү:
2022 елның 9 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
-төнлә көньяк-көнбатыштан, көньяктан көчле җил (15-16 м/с);
- төнлә һәм иртән томан.
Россия ГТХМның Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил зур куркыныч тудыра ала.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.
6. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар куркыныч арта.
7. Барлык тәрәзәләрне дә тыгыз ябып куярга, балкон һәм лоджияләрдән очып төшәрлек әйберләрне алып куярга киңәш ителә. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Томанда:
Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булдырырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә куркынычсыз тизлек сайларга, кинәт тормозламаска һәм икенче полосага күчмәскә киңәш итәләр. Хәрәкәт вакытында томанда машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, сак булу артык булмас.
Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет кулланырга. Ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә юлларда аеруча игътибарлы булырга, автомобиль каршыннан юл аша йөгереп чыкмаска кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия ГТХМның ТР буенча Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96.