Спорт декадасы кысаларында 2022 елның 5 гыйнварында «Юность «УСЗ» МБУДӘ ир-атлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Ярышларда 8 команда катнашты: Кәкре Күл – Саурыш, Аксу Агро (Иске Ибрай), Шәрбән, Савгач, Аксубай 2 нче мәктәп, В.Г. Тимирясов исемендәге Аксубай 1 нче мәктәп, Иске Тимошкино, Аксубай универсаль технологияләр техникумы.
Чараның тантаналы өлешен район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Радик Канафин ачып җибәрде, ул барлык командаларга уңышлар теләде.
Уенчыларның волейболга җитди якын килүе беренче уенда ук күренде.
Уеннар нәтиҗәләре буенча турнирның иң яхшы сакчысы дип Александр Пимуллин танылды, Иң яхшы элемтәче итеп Вадим Абзалов, иң яхшы һөҗүмче – Фәннур Галләмов танылды.
Гомумкоманда урыннары түбәндәгечә бүленде:
1 урын-Аксу Агро (Иске Ибрай)
2 урын-Шәрбән
3 урын-Савгач урта мәктәбе
Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.