Н. А. Краснов истәлегенә ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча турнир

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

6 гыйнвар көнне «Яшьлек» спорт комплексында Н.А. Краснов истәлегенә ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча ачык ярышлар узды. Турнирда 10 команда катнашты: Газпром (Аксубай), Макаров (Аксубай), Егоркино (Нурлат районы), Чуаш Майнасы (Алексеевск), Сокол (Иске Илтерәк), Луч (Аксубай), Торпедо (Яңа Чишмә), Аксу (Аксубай), Восход (Казан), Ассорти (Аксубай).

Ярымфиналга «Луч», «Аксу», «Восход», «Торпедо» командалары чыкты. Киеренке көрәштә «Луч» (Аксубай) командасы җиңү яулады, көмеш медальне «Восход» (Казан) командасы яулады, бронза – «Торпедо» (Яңа Чишмә) командасы.

Иң яхшы сакчы дип Динар Гыйззәтов (Казан), иң яхшы һөҗүмче – Кирилл Назаров (Аксубай), иң яхшы капкачы – Андрей Фокеев (Яңа Чишмә) табылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International