Грипп һәм коронавирус йогышын профилактикалау

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Теләсә кайсы җәмәгать урыннарында, транспортта, ишек ручкаларына, акчаларга, оргтехникага, ашарга һәм ашарга әзерләүгә кагылганнан соң кулларыгызны сабын белән юыгыз.

1 нче кагыйдә. Кул юабыз
* Теләсә кайсы җәмәгать урыннарында, транспортта, ишек ручкаларына, акчаларга, оргтехникага, ашарга һәм ашарга әзерләүгә кагылганнан соң кулларыгызны сабын белән юыгыз.
* Дезинфекция чаралары яки бер тапкыр кулланыла торган дымлы салфеткалар кулланырга кирәк.
* Биткә һәм күзләргә юылмаган куллар белән кагылмагыз.
• Уртак сөлгеләр белән файдаланмагыз.
2 нче кагыйдә. Эш урыннарында гигиенаны саклыйбыз 
• Өстәл, урындыклар, ишек ручкалары, гаджетлар, клавиатуралар, мониторлар, портфельләр, сумка вирусларны бетерү өчен, аларны көнкүреш юу чаралары (мәсәлән, сабын эретмәсе) ярдәмендә дезинфекцияләгез.
* Бүлмәләрне эштә һәм өйдә еш җилләтегез, дымлы җыештыру үткәрегез.
3 нче кагыйдә . Гомуми гигиенаны саклыйбыз.
* Көн саен душ, чәч юыгыз. 
* Көн дәвамында 3-4 тапкыр агынты су белән йөзегезне һәм борыныгызны юыгыз.
• Эштә махсус билгеләнгән урыннарда гына ашагыз.
4 нче кагыйдә. Сулыш органнарын медицина битлеге ярдәмендә саклыйбыз.
• Медицина битлекләре кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, җәмәгать транспортында барганда, авыруларны караганда һәм көчле респиратор вирус инфекцияләре булган затлар белән аралашканда кулланыла.
• Үзеңне зарарсызландыру өчен битлекне дөрес кияргә кирәк:
- битлек ныклап беркетелергә, авызны һәм борынны тыгызлап ябарга тиеш;
- дымлы яки тишелгән битлекне яңасына алыштырырга кирәк;
- битлекләрне ике сәгать саен алыштырырга кирәк;
- кулланылган битлек чүп контейнерына утильләштерелергә тиеш;
- кабат бер тапкыр кулланылган битлекне кулланмагыз.

5 нче  кагыйдә. ГРИПП, КОРОНАВИРУС ИНФЕКЦИЯСЕ БЕЛӘН АВЫРГАН ОЧРАКТА НИШЛӘРГӘ?

Өйдә калыгыз һәм кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.

Табиб күрсәтмәләрен үтәгез, урын-җир режимын саклагыз һәм мөмкин кадәр күбрәк сыеклык эчегез.

Яңа коронавирус йогышы (COVID-19) авыруының симптомнары гадәти (сезонлы) грипп симптомнары белән охшаш:

югары тән температурасы, баш авырту, хәлсезлек, ютәл, авыр сулыш, мускулларда авырту, күңелсезлек, косу, диарея.

НИНДИ ӨЗЛЕГҮЛӘР.

Өзлегүләр арасында вируслы пневмония алда бара. Вируслы пневмония вакытында хәл начарлану тиз темпларда бара. Инде 24 сәгать дәвамында сулыш алу җитешсезлеге үсә.

Тиз башланган дәвалау авыруның авырлыгын җиңеләйтергә ярдәм итә.

 

ГАИЛӘДӘ КЕМДЕР ГРИПП/ КОРОНАВИРУС ИНФЕКЦИЯСЕ БЕЛӘН АВЫРСА, НИШЛӘРГӘ?

Табибны чакырыгыз.

Авыручыга өйдә аерым бүлмә бирегез. Бу мөмкин түгел икән, авырудан 1 метрдан да ким булмаган араны саклагыз.

Авыру һәм якыннар, бигрәк тә балалар, өлкән кешеләр һәм хроник авырулардан интегүче затлар арасында элемтәне минимумга кадәр чикләгез.

Бинаны еш җилләтегез.

Чисталыкны саклагыз, мөмкин кадәр ешрак юыгыз һәм өслекләрне көнкүреш юу чаралары белән дезинфекцияләгез.

 Куллары сабын белән ешрак юыгыз.      

Авыручыларны караганда авыз һәм борынны битлек яки башка саклау чаралары (яулык, шарф һ.б.) белән каплагыз.  Чирле кешене бары тик бер гаилә әгъзасы карап торырга тиеш.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International