«ПРОФ-IT. Инновацияләр» II Илкүләм IT-карарлар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ул дәүләт һәм муниципаль идарәдә кулланылырга мөмкин булган икътисади эшчәнлекне цифрлаштыру өлкәсендә инновацион чишелешләрне популярлаштыру максатында илнең IT-компанияләре арасында үткәрелә.
«ПРОФ-IT. Инновацияләр» конкурсын Электрон дәүләтнең эксперт үзәге оештыра.
Конкурста микропредприятиеләр, кече, урта, эре бизнес предприятиеләре, стартаплар һәм коммерциячел булмаган оешмалар катнаша ала.
Гаризалар 2022 елның 22 февраленә кадәр http://digit.d-russia.ru сайтында кабул ителә.
Конкурсның икенче этабында проектларга бәя биреләчәк. Конкурс платформасында конкурста җиңүчеләрне һәм лауреатларны билгеләү процессында онлайн-презентацияләр, Эксперт советы әгъзаларының катнашучылар белән турыдан-туры онлайн-әңгәмәләре оештырыла. Җиңүчеләрне бүләкләү «ПРОФ-IT»X Бөтенроссия форумында узачак.