
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация хезмәте күрсәтү челтәрен киңәйтүне дәвам итә. Чираттагы укулар Аксубай муниципаль районының «Ильфа» кибетендә узды. Мондый очрашулар кулланучылар грамоталылыгының дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирә, алар барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнар нигезләре, шулай ук хокукларны яклауның хокукый механизмнары аңлатыла. Бизнес вәкилләренә алдан хәбәр итү кулланучылар базарында хокук бозулар санын киметә һәм кулланучылар таләпләрен ирекле тәртиптә канәгатьләндерә. Һәр чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле юнәлешләр буенча мәгълүмати-белешмә материаллар – белешмәлекләр, буклетлар тарату белән үрелеп бара.