2022 елны авыл җирлекләре башлыклары үз җирлекләрендә яшәүчеләр алдында 2021 елда башкарылган эшләр һәм 2022 елга бурычлар турында хисап тота башладылар.
Беренче хисап бирү утырышы Аксубай муниципаль районы Иске Илтерәк авыл җирлегендә узды. Аксубай районы Башлыгы Камил Гыйлманов, аның урынбасары Илшат Заһидуллин һәм авыл җирлеге халкы катнашты. Авыл җирлеге утырышында районның оешма җитәкчеләре дә катнашты.