2022 елның 13 гыйнварында Иске Саурыш авыл клубында Саурыш авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта район Башлыгы Камил Гыйлманов һәм Аксубай муниципаль районының җитәкчелек составы катнашты.
Авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин депутатлар корпусының 2021 елда башкарылган эшләре һәм 2022 елга куелган бурычлар турында хисап бирү доклады белән чыгыш ясады. Җирлек тормышындагы мөһим моментларны яктыртты, уңышлар турында сөйләде, авыл халкының проблемаларына тукталды. Соңыннан Саурыш авыл җирлегенең иҗтимагый тормышында актив катнашканы, Яңа ел бәйрәмен әзерләүдә һәм үткәрүдә түләүсез ярдәм күрсәткәне өчен Алексеев Александр Викторовичка, Саурыш авыл җирлегенең иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен Светлана Николаевна Колесниковага район Башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.