"Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" дәүләт казна учреждениесе хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта «Демография» илкүләм проекты «эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү»федераль проекты кысаларында 2024 елга кадәрге чорга аерым категория гражданнарга һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү чараларын гамәлгә ашыру турында Нигезләмәне раслаучы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты соңгы стадиядә тора.
Әлеге Нигезләмә нигезендә 2022 елда төрле категория гражданнарга уку, яңадан уку узарга мөмкин:
Гражданнар өчен укыту бушлай, дистанцион, уку ахырында белем алу турында документ алачак.
Укулар узарга теләүче гражданнар «Россиидә эш» («Работа в России») сайтында һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем алу турында гариза һәм ХЭҮнә һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәте алу турында гариза тапшыралар. Укырга теләүчеләр ХЭҮнә 884344 2 78 87 телефонына шалтырата яки ХЭҮнә түбәндәге адрес буенча: Аксубай штп, Романов ур., 6 йорт, 4 нче каб. килә алалар.