Киңәйтелгән утырышта авыл җирлеге депутатлары, мәгариф учреждениеләре директорлары һәм мөдирләре, ФАП мөдире, Ветераннар Советы әгъзалары, шулай ук җирлек халкы катнашты.
Сүз торак пунктларның проблемалары турында барды. Очрашу нәтиҗәсендә кайбер мәсьәләләр буенча карарлар кабул итү, үтәү сроклары билгеләнде.
Ахырда Урмандәй авыл җирлегенең иҗтимагый тормышында актив катнашканы, Яңа ел һәм «Уяв» бәйрәмен әзерләүдә һәм үткәрүдә түләүсез ярдәм күрсәткәне өчен Аксубай муниципаль районы башлыгы исеменнән Владимир Михайлович Гавриловка , Урмандәй авыл җирлеге буенча сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен Алевтина Петровна Корпухинага Рәхмәт хатлары тапшырылды.