Хәбәрнәмә

2022 елның 14 гыйнвары, җомга
Хөрмәтле гражданнар! Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге хәбәр иткәнчә, архив белешмәләре, өземтәләр һәм күчермәләр алу өлешендә муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә гаризаны Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында түбәндәге сылтама буенча https://uslugi.tatarstan.ru электрон рәвештә тапшырырга мөмкин: шәхси кабинетта «Татарстан Республикасы Башкарма комитетлары хезмәтләре» - «Архив документлары», муниципаль хезмәт күрсәтү буенча: Россия Федерациясе Архив фонды һәм башка архив документлары нигезендә физик һәм юридик затларны мәгълүмат белән тәэмин итү, архив белешмәләре, архив өземтәләре һәм архив документларының күчермәләре бирү. Электрон гариза тутырганда килеп туган сораулар буенча 884344 2-93-24 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International