Аксубай муниципаль районы прокуратурасы район мәгариф учреждениеләре укучылары арасында Россия прокуратурасы оешуга 300 ел тулу уңаеннан иҗади конкурслар оештырды. Укучылар иншалар яздылар, рәсемнәр һәм плакатлар ясадылар. 12 гыйнварда, Россия прокуратурасының 300 еллыгы көнендә, Аксубай районы прокуроры Эдуард Хираҗев, прокурор урынбасары Лариса Горожанкина һәм прокурор ярдәмчесе Илгиз Госамов конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр.