Министрлык «Агропрогресс» грантларын бирү өчен авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең проектларын сайлап алу конкурсын игълан итә

2022 елның 14 гыйнвары, җомга
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Агропрогресс» грантларын бирү өчен  еллык керемнәре 120 миллион сумнан артмаган авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең (крестьян (фермер) хуҗалыкларыннан, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан, индивидуаль эшкуарлардан һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларыннан тыш) проектларын сайлап алу конкурсына  документлар кабул итү турында игълан итә.

Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 309 кабинет.

Документлар һәм гаризалар 2022 елның 14 гыйнварыннан 14 февраленә кадәр кабул ителә.

Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында https://agro.tatarstan.ru/grant agroprogress.htm сылтамасы  буенча урнаштырыла.  

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International