«Ел укытучысы-2022» республика конкурсының муниципаль этабы нәтиҗәләре

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе
Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәгариф бүлеге» МКУның «Ел укытучысы – 2022» район конкурсын әзерләү һәм үткәрү турында» 01.11.2021 ел, №349-осн боерыгы нигезендә, 2022 елның 13 гыйнварында Татарстан Республикасында «Россия Ел укытучысы» республика конкурсының муниципаль этабы финалы узды. Эксперт комиссиясе конкурсның читтән торып үткәрелгән этабында катнашкан 10 финалистның дәресләрен һәм мастер-классларын бәяләде.

Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында «Россия Ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабында җиңүче дип В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мукшы урта мәктәбенең география укытучысы Марина Николаевна Иванова танылды.

Конкурсның призерлары: 2 урын - Ольга Анатольевна Маланчева, 2 нче Аксубай урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы,3 урын-Наталья Ильинична Горбунова, Иске Илтерәк урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Конкурс лауреатлары: Елена Николаевна Лукьянова, Савгач урта мәктәбенең математика укытучысы, Гөлгенә Ирек кызы Сафина, В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Татарстан Республикасында «Россия Ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабында «Педагогик дебют» номинациясендә җиңүче - Алинә Мансур кызы Шәфигуллина, 3 нче Аксубай урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. 2 урын-Иске Ибрай урта мәктәбенең физика укытучысы Илүзә Ринат кызы Батдалова.

Ләйсән Әмирҗан кызы Дәүләтшина, 3 нче Аксубай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Татарстан Республикасында «Россия Ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабында «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә җиңүче дип табылды, 2 урын-Әлминә Вәлит кызы Шиһапова, Иске Кармәт урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 3 урын-Тәнзилә Зәкиулла кызы Сафиуллина, Чуаш Енорускиносы төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Барлык катнашучыларны да конкурста яхшы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә һөнәри уңышлар телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International