Яңа 2022 ел Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде.

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Аксубай муниципаль районындагы «Хыял» балалар социаль приютында хезмәт буенча инструктор Әлфия Гамир кызы «Яшь оста» түгәрәк эше кысаларында «Гжель мотивлары»дигән дәрес үткәрде. Дәрес гжель бизәге тарихы һәм традицияләре турында белемнәрне формалаштыру, төс, кулларның вак моторикасын үстерү максатыннан оештырылды. Дәрес барышында балалар гжель бизәге техникасын үзләштерделәр һәм үз осталыкларын практикада күрсәттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International