Татарстан Росреестры җир законнарын үтәү мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрәчәк

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Әгәр сезнең җир участогы чикләре бозылган яки күршеләрегез белән бәхәстә туган икән, яки территорияләрне үз белдеге белән басып алу факты буенча кая мөрәҗәгать итәргә белмисез икән — бу һәм башка сорауларга 20 нче гыйнварда 10нан 11 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры экспертлары кайнар линия вакытында җавап бирәчәк.

Казанда гражданнардан шалтыратулар (843)255-25-71 телефоны буенча кабул ителә.

Республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында кайнар линия телефон номерлары белән Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең рәсми сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә танышырга була.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International