Безнең районның гомуми белем бирү оешмаларының дүрт укучысы Инглиз теле буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабында призерлар булдылар. Призлы урыннарны безнең районнан Уланов Ярослав һәм Вдовин Кирилл, Иске Тимошкино урта мәктәбенең 7 һәм 9 сыйныф укучылары, Мишина Дарина, 10 сыйныф укучысы һәм Зәйдуллин Нәфис яуладылар. Инглиз теле укытучылары Игнатьева Любовь Ильинична һәм Сафронова Марина Владимировна (Иске Тимошкино урта мәктәбе) һәм Кандалина Людмила Геннадьевна (3 нче Аксубай урта мәктәбе) үз укучылары белән хаклы рәвештә горурлана алалар! Укучыларны һәм аларны әзерләгән педагогларны бу лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!