«Хыял» социаль приютында кечкенәләр мәктәпкә әзерләнәләр

2022 елның 21 гыйнвары, җомга
 «Кем булырга?» эш программасы кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Татьяна Ильдияркина «Мәктәп» сюжетлы-рольле уен үткәрде. Чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты.

Уен башында катнашучылар белән мәктәп, укытучы һөнәре, укучыларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, мәктәп кирәк-яраклары турында сөйләштеләр. Татьяна Петровна балаларга мәктәп тормышы фоторәсемнәрен карарга, мәктәптә эшләүче кешеләрнең һөнәрен атарга тәкъдим итте. «Китапханәдә», «Ашханә», «Тиздән мәктәпкә» сюжетлы рәсемнәр буенча балалар хикәя төзергә өйрәнделәр.

Уен барышында, тәрбияче сүзләренә караганда, мәктәпкә карата уңай мөнәсәбәт, әйләнә-тирәдәгеләр белән ихтирамлы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр формалаша, сөйләшү сүзе үсә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International