13 гыйнвар көнне балалар китапханәсендә «Газета һәм журналлар дөньясында» мәгълүмат сәгате үткәрелде

2022 елның 21 гыйнвары, җомга
13 гыйнвар көнне балалар китапханәсендә Россия матбугаты көненә багышланган «Газета һәм журналлар дөньясында» мәгълүмат сәгате үткәрелде.                                                                                                                         3 нче Аксубай мәктәбенең 3 һәм 4 нче сыйныф укучылары балалар журналлары һәм газеталары дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Китапханәче балаларны вакытлы матбугат белән таныштырды һәм кыскача аларның барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Балалар һәр журналның кабатланмас йөзе һәм стиле булуын белделәр. Чараның икенче өлешендә балалар «Юлбарыс баласы» мастер-классында бик теләп катнашты. Алар үз эшләрен кабатланмас, үзенчәлекле һәм иң яхшысы итәргә тырыштылар. Барлык катнашучылар да үз иҗатларының нәтиҗәсеннән канәгать калдылар. Яшь китап укучылар ясаган эшләнмәләрне үзләре белән алып киттеләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International