Укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләләре буенча эш семинары

2022 елның 21 гыйнвары, җомга
Аксубай районында белем бирү учреждениеләрендә укучыларның көн саен кайнар ризык белән тәэмин итү менюларына автоматик мониторинг оештыру һәм анализ ясау эше дәвам итә. Укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру турында мәгълүмат һәм көндәлек менюлар гомуми белем бирү оешмаларының рәсми сайтларында тиешле бүлектә урнаштырылырга тиеш. Шул максат белән, 2022 елның 20 гыйнварында В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай урта мәктәбе базасында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының һәм сайт администраторларының эш семинары узды. Семинарны «Мәгариф бүлеге» МКУнең тәрбия эшләре буенча урынбасары Г.К. Хикматуллина һәм Иске Илтеряк урта мәктәбе директоры А. С. Маклаков үткәрде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International