Актив пенсионерлар  «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының (ГТО) нормативларын тапшырдылар

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

20 гыйнвар көнне «Яшлек» спорт комплексында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының нормативларын тапшыру узды. Анда тәҗрибәле педагог-тренер, Татарстанның атказанган укытучысы Лидия Горбунова җитәкчелегендә Аксубай районының «Актив пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасы әгъзалары катнашты.   Барлык сынаулар да аларның көченнән килә. Гимнастика эскәмиясеннән алга янтаю, идәндә ятып  кулларны бөгүдә, аркада ятып гәүдәне күтәрүдә яхшы нәтиҗәләр күрсәтелде. Аларның бер-берсенә ярдәмләшеп эшләүләрен күрү күңелле булды.                                                                 Катнашучылар безгә теләсә кайсы яшьтә актив, көчле һәм оптимистик булып калырга мөмкин булуын тагын бер кат исбатладылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International