Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең ветеринария иминлеген тәэмин итү, ветеринария - санитария экспертизасы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе И.В. Тарутина эш визиты белән Аксубай районында булды. Визит барышында Х.Г. Сруров шәхси эшмәкәрнең терлек сую пункты эшчәнлеге белән танышты, ветеринария берләшмәсенең ветеринария - санитария экспертизасы бүлеге эшен анализлады.