21 гыйнвар көнне Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында үтте.
Коллегиядә Аксубай муниципаль районының мәдәният бүлеге башлыгы Алексей Сергеевич Тимирясов, ведомство карамагындагы мәдәният учреждениеләре директорлары һәм белгечләре катнашты.