Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониториглау идарәсе» ФДБУ метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 2022 елның 24 гыйнвар 18 сәгатьтән 25 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр хәбәр итә:

-Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 24 гыйнварында кичен, төнлә һәм көндез урыны белән томан (Казан шәһәрендә – төнлә һәм иртән).

 Россия ГТХМның Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә:

Томанда:

 Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булдырырга киңәш ителә. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.               

Ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

1.Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә.                                                                                                                        

2. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк.                 

 3. Тоткарлаган вакытта берничә тапкыр  тормозга басарга, кисәтү сигналы бирергә кирәк.                                                                                             

4.Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк.                                                            

5. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.                                                                        

  6. Тукталышларда югары күренешле жилет кулланырга.

 Җәяүлеләргә киңәш ителә:

 1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга.

 2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә.

3. Машиналар күп йөргән урыннарда, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр юлларынан файдаланырга кирәк.

 4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска.                             

5. Игьтибар белән хәрәкәт итәргә.

6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

Игътибарлы һәм сак булыгыз !!!

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия ГТХМның ТР буенча баш идарәсенең «Ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International