«Хыял» социаль приютында «Кредитлар һәм депозитлар»дигән дәрес уздырылды

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Аксубай муниципаль районының «Хыял» социаль приютында «Финанс грамоталылыгы әлифбасы» эш программасы кысаларында социаль педагог Руфия Әюпова тарафыннан «Кредитлар һәм депозитлар»дигән дәрес үткәрелде. Дәрес барышында балалар «Банклар һәм кредитлар»дигән видеоролик карадылар. Аннан соң банкларның нәрсә ул, ни өчен алар кирәк, нинди кредитлар була, нинди максат белән кредит бирәләр, нәрсә ул депозитлар. Белемнәрне ныгыту өчен «Кредит» уенын оештырылды: гади икътисади күренешләрне күрсәтә белү, уеннарда катнашучыларның гамәлләренә әхлакый бәя бирделәр. Балаларда уйлап табулары, зирәклеге, кызыксынучанлыгы һәм белемнәрен тормышта куллана белүләре үсә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International