Аксубай муниципаль районында «Хыял» социаль приюты тәрбияләнүчеләре приют тәрбиячесе Евгения Васильевна белән бергә блокадада калган Ленинград геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә 78 еллыгына багышланган. Тәрбияләнүчеләр «блокада» төшенчәсе, 1941-1945 елларда илебез тормышында куркыныч чор белән таныштылар. «Блокадалы икмәк» дигән хәтер дәресе барышында балаларда бу чорда һәм Бөек Ватан сугышы дәвамында үз халкының ныклыгы өчен горурлык һәм мәрхәмәт хисләре уянды. Балалар үз чыгышларын тынычлык һәм игелек символы - ак күгәрченнәр белән бизәделәр. Чиста, зәңгәр күк йөзе безгә бабаларыбыз васыять итте.