Безнең кызлар – мини-футбол буенча финал ярышлары җиңүчеләре

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе
Болгар шәһәренең «ОЛИМП» спорт мәктәбендә ике яшь буенча кызлар арасында «Мәктәпкә мини-футбол» Бөтенроссия проектының финал ярышлары узды.

Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай урта мәктәбе 2008-2009 нче елгы кызлар командасы финал ярышларында җиңүче булды. В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай урта мәктәбе 2010-2011 нче елгы кызлар командасы 2 нче урынны яулады. Спортчыларыбызны һәм остазларыбызны котлыйбыз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International