«Татарстан 24» телеканалында өлешләп төзүдә яңалыклар»

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

27 гыйнвар көнне  13.30 сәгатьтә «Татарстан 24» телеканалында өлешләп төзү өлкәсендәге закон яңалыкларына багышланган «Торак-коммуналь Советлар» программасы узачак. Бу тема буенча аңлатмаларны Росреестр эксперты Альбина Алексеева бирәчәк.

Шулай итеп, турыдан-туры эфир вакытында ведомство вәкиле өлешләп төзүдә катнашу турында шартнамәләр төзегәндә нәрсәләр үзгәрүе һәм законнардагы яңалыклар өлешчеләрнең хокукларын якларга ярдәм итәчәклеге турында сөйләячәк.

Шул ук вакытта һәр тамашачы аны борчыган сорауны да бирә ала. Моның өчен программаның турыдан-туры эфирының кайнар линия телефонын (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55 җыярга кирәк.

Программаны 13: 30дан 14: 00гә кадәр карагыз. Кабатлау 15: 30 һәм 19: 30, Шимбә - 18: 30, якшәмбе – 13:30.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, узган теле-һәм радиоэфир язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында   "Матбугат хезмәте" бүлегендә, «ВК» социаль төркемендә (vk.com/rosreestr16), шулай ук Татарстан Росреестры youtube каналында танышырга мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International