КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы директоры Светлана Юдина Аксубай бистәсе урта мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары белән шәхсән очрашты.
КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы вәкилләре югары уку йортының факультетлары һәм белгечлекләре, КНИТУ-КАИда кабул итү кагыйдәләре, уку плюслары, белгечләрне әзерләүнең яңа юнәлешләре турында сөйләштеләр. Мәсәлән, физика һәм математика укытучылары әзерли торган «Педагогика» юнәлеше ачылды. 2022 елда 70 бюджет урыны ачылачак, бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк. Өлкән укытучы Рөстәм Шәмсетдинов документлар бирү процедурасы турында җентекләп сөйләде, бюджет урыннарына 2022 елның 20 июненнән 25 июленә кадәр тапшырырга мөмкин булуын билгеләп үтте. Чит шәһәрләрдән килгән абитуриентларга тулай торак бирелә. Укучылар мәгълүмат белән чын күңелдән кызыксындылар һәм бик күп сораулар бирделәр, аларга югары уку йорты вәкилләре бик теләп җавап бирделәр.