2022 елның 16 февралендә 2 нче Аксубай урта мәктәбе базасында «Туфан укулары» республика бәйгесенең муниципаль этабы узачак. Чара татар шагыйре Хәсән Туфанның иҗади мирасын пропагандалау һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.
Бәйгедә катнашу өчен гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр чакырыла.
Иҗади бәйгенең максаты – якташыбыз, танылган татар шагыйре Хәсән Туфанның иҗади мирасын пропагандалау һәм популярлаштыру.
Дүрт яшь категориясе билгеләнгән:
5 яшьтән 7 яшькәчә – мәктәпкәчә төркем;
8 яшьтән 12 яшькәчә – кече төркем;
13 яшьтән 16 яшькәчә – урта төркем;
17 яшькәчә һәм өлкәнрәкләр – өлкән төркем.
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- Хәсән Туфан шигырьләрен рус, татар, чуаш телләрендә сәнгатьле уку;
- Хәсән Туфан иҗаты буенча рус, татар, чуаш телләрендә автор әсәрләре.
Жюри бәяләгән вакытта сәнгатьле укуны, чыгышларның үзенчәлеген, артистлык осталыгын, куелган темага туры килүен исәпкә алачак.
Тулырак: http://aksubayevo.ru/news/sogy-yaalyklar/aksubay-ukuchylaryn-tufan-ukulary-respublika-bygesend-katnashyrga-chakyralar