2022 елның 26 гыйнварында районга коронавирустан балалар вакцинасының беренче партиясе кайтарылды.
– Балалар өчен уйлап табылган «Спутник-М» вакцинасы – зурлар өчен билгеләнгән «Спутник V» препаратының биш тапкыр «җиңеләйтелгән» варианты. Бала организмында чиргә каршы антитәнчекләр барлыкка килсен өчен шул да җитә.
«Спутник М» препараты белән 12–17 яшьлек үсмерләргә прививка ясатырга мөмкин. 12–15 яшьлекләргә вакцинация уздыру өчен ата-ананың язмача рөхсәте кирәк. 15 яшьтән зуррак үсмерләр прививка ясату-ясатмау мәсьәләсен мөстәкыйль хәл итә алачак.
Вакцинация алдыннан үсмерләрне педиатр карый: тән температурасын, кан басымын үлчи, кәефе белән кызыксына.
Түбәндәге очракларда балага препаратның беренче дозасын кертергә ярамый:
- вакцинаның теге яки бу компонетына организм чиктән тыш сизгер булса;
— бала аллергиядән бик нык интексә;
— йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар килеп чыкса, хроник чирләре көчәйсә – савыкканнан соң 2–4 атна узгач прививка ясатырга ярый.
Җиңелчә ОРВИ, ашказаны-эчәк системасында көйсезлекләр барлыкка килү очрагында
– тән температурасы нормальләшкәннән соң вакцинация узарга мөмкин;
— 12 яше тулмаган балаларга.
Прививка түбәндәге кешеләргә куркыныч булырга мөмкин:
— аутоиммун авырулардан интегүчеләргә (иммун системасын көчәйтүгә этәргеч бирү чирнең көчәюенә китерергә мөмкин, чире көчәя барган сырхауларга аеруча игътибарлы булырга кирәк); — яман шештән интегүчеләргә.
Вакцинация ирекле һәм милли прививкалар календарена кертелгән
Районда беренче булып вакцинацияне Аксубай техникумы укучылары үтте.