Республиканың яшь музыкантлары, «Арт-Линия» фонды (әлеге фестивальне оештыручы) стипендиатлары һәм «Җәлил укулары» Халыкара бәйге лауреатлары фестиваль катнашучылары булдылар. Составында Ильяс Исмәгыйлов, Никита Семенов һәм Вадим Липатов булган «Аксубай егетләре» ансамбле баянчылары да алар арасында.
Сәхнәдән бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең танылган шигырьләре яңгырады. Һәр әсәр музыкаль тема белән үрелеп барды һәм бу үзенчәлекле мохит тудырды. Баянчылар триосы фестивальнең концерт программасын япты. Дулкынлануга карамастан, яшь баянчылар музыка уен коралларында композицияне ышанычлы уйнадылар. Тамашачылар таң калды.
Фестивальнең сәнгать җитәкчесе – бөек татар шагыйренең оныгы Татьяна Малышева. Ул балаларга Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» дигән шигырьләр җыентыгын бүләк итте. «Аксубай егетләре» балалар халык баянчылар ансамбле җитәкчесе Наилә Крайновага «Арт-Линия» сәнгатькә ярдәм фонды президенты Мария Копьева исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.