Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә:
Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән бозлавык һәм томан көтелә, юл күренеше 500 метрга хатле.
Россия ГТХМның Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә:
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның «112» бердәм номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе һәм шәһәр, мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең «Ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96.