Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, эшләмәүче пенсионерлар пенсиянең гыйнвар күләмен индексацияләүне исәпкә алып, 3 февральдән 8,6% ка кадәр пенсия ала башлаячак.
Исегезгә төшерәбез, федераль законнардагы үзгәрешләр нигезендә, Татарстанның 1 миллионнан артык эшләмәүче пенсионерының иминият пенсияләре өстәмә рәвештә 8,6% ка кадәр индексацияләнгән. Бу 2021 ел өчен инфляция дәрәҗәсеннән югарырак, ул Росстат мәгълүматлары буенча 8,4% тәшкил итә.
«Һәр пенсионерның өстәмәләре индексациядән соң индивидуаль һәм ала торган пенсия күләменә бәйле. Түләүләр автомат рәвештә башкарылачак, алар артыннан пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми», – дип аңлатты Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Сорауларга җавапларны гражданнар белән үзара бәйләнеш Бердәм Контакт-үзәгенең 8 800 6-000-000 (шалтырату бушлай) номеры буенча алырга мөмкин.