4 февральдә Аксубайда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурс онлайн форматта узды, анда алты районнан, шул исәптән Аксубай районыннан 33 катнашучы теркәлгән иде. Мәгариф системасыннан 2 нче Аксубай урта мәктәбе укытучысы Надежда Панюкова катнашты. Жюрины «Татарстан хатын-кызлары» РИО Президиумы әгъзасы, профсоюзларның уку-тикшеренү үзәге директоры, Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе матбугат үзәге җитәкчесе Ирина Пузакова җитәкләде. Безнең районнан килгән катнашучыга уңышлар телик!!!