«Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында «Җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсе белән ничек хезмәттәшлек итәргә һәм социаль предприятие булырга» темасына түгәрәк өстәл үткәрү планлаштырыла (алга таба – чара). Әлеге чараны оештыручылар-Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) һәм министрлыкка караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» (алга таба – Фонд) коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе.
Чара 10 февраль көнне 15: 00 тә узачак. Эшкуарларга түбәндәге сылтама буенча күчеп (https://us02web.zoom.us/j/86406812745?pwd=b1dOYmZwZjNnVzlIUmZjUUZXS3I0dz09), «ZOOM» платформасы аша онлайн катнашырга кирәк.
Барлык оештыру мәсьәләләре буенча Зиннуров Илнур Илшат улына 8-919-624-69-95 тел. номеры буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.