«Акыллар көрәше» интеллектуаль-патриотик уены

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

Бүген «ВоОкВы» китапханә антикафесы һәм «Пушкин картасы» программасы кысаларында Аксубай универсаль технологияләр техникумында «Акыллар көрәше»дип исемләнгән интеллектуаль-патриотик уен узды.

Студентлар өчен республика тарихына, мәдәниятенә, туган телләргә һәм җәмәгать тормышына кагылышлы бик кызыклы сораулар әзерләнде. Уку елларында алынган белемнәргә таянып, аларга җаваплар табарга була иде. «Акыллар көрәше» чын-чынлап яшьләрне кызыксындырды. Аксубай китапханәсе хезмәткәрләре уен җиңүчеләренә лаеклы бүләкләр тапшырдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International