Индивидуаль эшкуарлыкны һәм үзмәшгульлекне оештыру өчен социаль контракт.

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

Индивидуаль эшкуарлыкны һәм үзмәшгульлекне оештыруга социаль контракт аз керемле гражданнар өчен адреслы социаль ярдәм күрсәтүнең бер төре булып тора. Аксубайның индивидуаль эшкуарлары, үзмәшгуль гражданнары эшкуарлык эшен гамәлгә ашыру өчен социаль контракт төзи алалар. Бу төр ярдәм эшкуарлык юлына басарга теләүчеләргә туры килә.

Эш эзләү буенча социаль контракт төзүгә, бәйсез сәбәпләргә аркасында, аз керемле аксубайлылар исәп тота ала.

Үзмәшгульлекне һәм индивидуаль эшкуарлыкны оештыруга бер тапкыр түләү суммасы 150 мең сумнан артмаска тиеш.

Район халкы Социаль яклау бүлегендә 8 (84344) 2-92-72, 2-92-74 телефоннары буенча өстәмә консультация ала алалар.

Тулырак: http://aksubayevo.ru/news/sogy-yaalyklar/aksubay-rayonyny-shkhsi-eshmkrlre-zmshgul-m-eshsez-grazhdannary-adresly-sotsial-yardm-alyrga-mmkin

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International