Сез сорадыгыз - без җавап бирәбез!

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

Гадәт буенча,  «Сез сорадыгыз – без җавап бирәбез!»  даими рубрикадагы иң популяр сорауларга җавап бирүне дәвам итәбез:

1.Йорт төзеп,  электр белән тәэмин итү килешүе төзүгә гариза бирдем. Рәсми мөрәҗәгатнең нинди стадиядә булуын ничек белергә? Дмитрий.

 Килешү төзү процессы торышы турында мәгълүматны алырга мөмкин:

  • шәхси кабинетта-электрон рәвештә  рәсми мөрәҗәгат иткәндә;
  • контакт-үзәк аша 8-800-200-25-26 телефоны буенча (шалтырату бушлай);
  •  рәсми мөрәҗәгать бирү урыны буенча клиентларга хезмәт күрсәтү офисында.

2.Мин Дәүләт хезмәтләре өчен әҗәт түләдем. Миңа офиска шалтыратырга һәм электрны сүндермәсеннәр өчен кисәтергә кирәкме?Алия.

Кертелгән түләү «Татэнергосбыт» АҖ исәп-хисап счетына 3-5 көн эчендә керәчәк. Клиентларга хезмәт күрсәтү офисына түләү турында чек бирергә яки аны компаниянең сезгә якындагы филиалының электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Офислар исемлеге һәм аларның контактлары белән Татэнергосбытның рәсми сайтында «Контактлар» бүлегендә танышырга мөмкин.

3.Элеккеге милекче белән килешү өзелгәндә, йорт электрдан өзелде. Минем өчен тоташтыру түләүле булыр микән? Рамил.

Элек өзелгән йортны яңа милекче белән килешү төзегәндә тоташтыру бушлай башкарыла.

Хөрмәтле клиентлар! Әгәр сездә нинди дә булса сораулар туса, сез һәрвакыт ярдәм сорап компания белгечләренә Контакт-үзәкнең 8-800-200-25-26 бушлай телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International