Рәис Нәгыймов исемендәге «Урсал тауда» дип аталган халык уен коралларында башкаручыларның Бөтенроссия фестиваль-бәйгесе февраль аенда Әлмәттә узды.
Анда Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгенең яшь музыкантлары катнашты
«Ансамбль» номинациясендә 15 ансамбль катнашты. Безнең «Аксубай егетләре» дуэты (җитәкчесе Крайнова Н. С.) - Семен Крайнов һәм Глеб Мясников I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. «Солист» номинациясендә 36 баянчы һәм аккордеонист катнашты. Кече төркемдә безнең Ксения Романова I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Урта төркемдә Семен Крайнов-II дәрәҗә лауреат, Глеб Мясников - III дәрәҗә лауреат. Безнең егетләр өчен мондый конкурста җиңү - киләчәк үсеш өчен җитди гариза. Аксубай баянчыларын котлыйбыз һәм ирешелгәннәрдә тукталып калмауларын телибез.