Аксубай муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышы 2022 елның 7 февралендә 10:00 сәгатьтә, Аксубай штп, Ленин ур., 8 адресы буенча узды.
Балигъ булмаганнар һәм ата-аналар белән профилактик эш оештыру мәсьәләләре каралды. Комиссиянең 2022 елга эш планы расланды. Материалларны карау нәтиҗәләре буенча ата-аналарга һәм балигъ булмаганнарга карата чаралар күрелде.