Өстәл уеннары кичәсе

2022 елның 11 феврале, җомга

9 февраль көнне Аксубай яшьләре өчен «BoOk Вы» китапханә антикафесында «Библ_Game» дип исемләнгән өстәл уеннары кичәсе оештырылды.                                                                                                        

Чара башында үзәк китапханә белгече Анна Артемьева «Туган теленә тәрҗемә ит» интерактив уены үткәрде. Балалар сәламләү сүзләрен рус, чуаш һәм татар телләренә тәрҗемә иттеләр.                                                           

Аннары детектив сюжетлы рольле уенда катнаштылар. «Библ_Game»  «Телепат» уены белән тәмамланды. Кичәдә катнашучылар вакытны  яхшы компаниядә  күңелле һәм  файдалы үткәрде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International